Узган төндә Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында янгында 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Күршеләре сүзләренчә, әтисе һәм улы очрашкач, еш кына өйдә тәмәке тарта. Якынча мәгълүматлар буенча, бу юлы аларның саксыз эш итүе янгын китереп чыгарга. Ут чыгу турында күршеләре 112 номерына хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 66 квадрат метр мәйданлы бүрәнә йортны һәм веранданы тулысынча ут камап алган була. Йорт хуҗалары исән кала алмый – янгын сүндергәндә аларның мәетләрен табалар.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди: бервакытта да урын-җир өстендә тәмәке тартмаска, төпчек савыты кулланырга, тәмәке төпчекләрен тулысынча сүндерергә, шулай ук янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмаска киңәш ителә. Шулай ук өйләрдә янгын турында кисәтү җайланмалары урнаштырырга киңәш итәләр, алар куркыныч турында вакытында кисәтә ала.
- Узган төндә фаҗига: шәхси йортта янгында 3 кеше һәлак булган, дип язган идек.