Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татарстанда атасы улын үтергән һәм үзе асылынган

Тукай районында 31 яшьлек һәм 70 яшьлек ике ир-ат мәетен тапканнар.

news_top_970_100
Татарстанда атасы улын үтергән һәм үзе асылынган

Тукай районындагы авылда ике ир-ат мәете табылгач, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Тукай районы буенча бүлегендә җинаять эше ачылган.

Йорт ишегалдында үтерелгән 31 яшьлек ир мәете табылган. Йорт янын тикшергәндә, сарайда асылынган 70 яшьлек ир-ат мәетен күреп алганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, алкоголь кулланучы улы белән мөнәсәбәтләре начар булган ата улына пычак белән кадаган. Улын үтергән һәм үзе дә асылынып үлгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100