Татарстанда ата кеше үги улының башына балта белән суккан
Канлы җинаять Чаллыда булган. Ир-ат үги улының башына балта белән суккан.
64 яшьлек пенсионер 44 яшьлек үги улы белән талашканнан соң, кулына балта алган һәм сугып җибәргән.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, бу ир-атка карата җинаять эше ачылган. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә ята.