Татарстанда узган төндә ашыгыч ярдәм белән җиңел машина бәрелешкән һәм биш кеше имгәнгән. Фаҗига төнге беренче яртылар тирәсендә Тәтеш районындагы Кече Фролово авылы янында булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Шаһитлар сүзләренчә, ашыгыч ярдәм машинасы «Жигули» автомобиле бәрелешкәч, икесе дә юл кырыена төшеп киткән.
«Кимендә биш кеше имгәнде, барысын да хастаханәгә алып киттеләр», – ди шаһитлар.