Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ашыгыч ярдәм фельдшерын тукмаган ир-ат тоткарланган

Яшь медицина хезмәткәре хастаханәгә озатылган.

news_top_970_100
Татарстанда ашыгыч ярдәм фельдшерын тукмаган ир-ат тоткарланган
Салават Камалетдинов

Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерын тукмаган 54 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Чаллы шәһәрендә 48 яшьлек хатын-кыз чакыруы буенча фатирга ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Бу вакытта хатын-кыз аларны каршы алырга чыккан һәм алар бер-берсен күрми калган. Табиблар фатирга кергән. Фатирда аларны каршы алган исерек ир-ат 28 яшьлек фельдшерга һөҗүм иткән. Ул аңа берничә тапкыр йодрыгы, ә аннары башына керамик чәйнек белән белән суккан.

«Фельдшерның хезмәттәше «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесен һәм полиция чакырган. Нәтиҗәдә, яшь фельдшер хезмәткәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән», диелгән «Челнинские известия» хәбәрендә.

Табиблар бригадасы киткәч, 54 яшьлек ир-ат ишеген бикләп куйган һәм полициягә ачмаган. Аны тоткарлау өчен чаралар күрелгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100