news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ашлык складына ут төрткәннәр - видео

Склад белән 82 тоннага якын борчак, 15 тонна чамасы ашлык янып юкка чыккан.

news_top
Татарстанда ашлык складына ут төрткәннәр - видео
Түбән Кама районында Туба авылында ашлык склады янган. Янгын турында хәбәр төн урталарында килгән. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Янгын 720 квадрат метр мәйданны биләп алган. Ашлык һәм борчак саклана торган складны уттан коткара алмаганнар. Ул тулысынча янып беткән.



Якынча мәгълүматлар буенча, 1 миллион сумлык зыян килгән. 82 тоннага якын борчак, 15 тонна чамасы ашлык янып юкка чыккан. Склад иминиятләштерелмәгән булган.

Янгын ут төрткәнгә килеп чыккан дигән фараз бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар