Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче апалы-сеңелле туганнар: «Үги әти еллар буе көчләп торды»

Яшел Үзәндә яшәүче ике кыз федераль каналга барып, үги аталарының сигез ел дәвамында үзләрен җәберләгәнен әйтте.

news_top_970_100

Татарстанда яшәүче апалы-сеңелле ике туган федераль каналда чыга торган тамашага барып, үзләренең язмышы турында сөйләде. Алар үги аталарының үзләрен көчләп яшәвен әйттеләр. Шуннан соң җинаять эше ачылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.

Яшел Үзән районында яшәүче ир-ат берничә ел дәвамында үзенең үги кызларын көчли һәм азындыра дигән хәбәр матбугат чараларында тарала. Тикшерүчеләр матбугат чараларына мониторинг ясаган вакытта бу хәбәрне күреп ала. 

Тикшерү версиясе буенча, 2012-2020 елларда, ягъни сигез ел дәвамында 42 яшьлек ир-ат системалы рәвештә үги кызларын көчли, аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла. Җинаять кылган вакытта кече кызга 12 яшь, олырагына 14 яшь була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең сайтында язылган.

Ир-атка карата «көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Татарстан кызларының телеэфирдагы чыгышыннан соң Татарстан прокуратурасы да тикшерү башлаган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100