Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана, температура аермасы 22 градуска кадәр җитә
Бүген, 19 мартта, Татарстанда температура күтәрелү дәвам итә, шул ук вакытта көндезге һәм төнге күрсәткечләр арасындагы аерма 22 градуска кадәр җитә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлылык саклана. Явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланырга мөмкин.
Җил төрле юнәлештән, секундына 2–7 метр тизлек белән исә. Төнлә һәм иртән юлларда, шул исәптән Казанда да, урыны белән көчле бозлавык барлыкка килә.
Төнлә температура -1, -6 градус, ә көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр төшсә, көндез һава +4, +9 градуска кадәр җылына, кайбер көнчыгыш районнарда +12 градуска кадәр җитәргә мөмкин (Казанда +9..+11 градус).
Моңа кадәр 13, 14, 15, 16, 17 һәм 18 мартта Казанда 2020, 2025, 2020, кабат 2020, 2015 һәм яңадан 2015 елларның температура рекордлары яңартылды. Шул ук вакытта 10 мартта 1908 елның антирекорды да теркәлгән иде.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, яңа температура рекордлары көтелә. Әмма Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь республикага салкыннар кире кайтырга мөмкин булуын да кисәтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.