Балалы гаиләләргә бирелә торган дәүләт ярдәме чараларының берсе – ана капиталыннан ай саен түләү алу мөмкинлеге. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Түләү күләме
Пособие суммасы төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Хәзерге вакытта Татарстанда ул 14 621 сум, киләсе елда 15 615 сум булачак.
Түләүне алу шартлары
- гаиләнең ана капиталының тулысынча файдаланып бетерелмәгән суммасы калган булырга тиеш;
- балага әле 3 яшь тулмаган булырга тиеш. Әгәр гаиләдә мондый балалар берничә булса, пособиене һәрберсенә рәсмиләштерәләр, ләкин гариза бер генә тапшырыла;
- гаиләнең 1 кешегә туры килгән уртача айлык кереме төбәктә яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда быел бу сумма 15 073 сум.
Түләүне рәсмиләштерү өчен сертификат бирелгән кеше, яки аның законлы вәкиле, опекун яки ышанычлы зат мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта гаризаны шәхсән күп функцияле үзәктә яки Социаль фонд аша тапшырырга мөмкин.
Әгәр гариза баланың туган яки тәрбиягә алынган беренче 6 ае эчендә бирелсә, түләү баланың туган аеннан башлап исәпләнә. Ә соңрак мөрәҗәгать иткәндә пособие гариза тапшырылган айдан бирелә башлый.