news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда алты үсмер һәлак булганнан соң, җинаять эше ачылды

news_top
Татарстанда алты үсмер һәлак булганнан соң, җинаять эше ачылды
Фото: Татарстан прокуратурасы

Татарстанда юл һәлакәтендә алты яшүсмер үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фаҗига узган төндә Яшел Үзән районында була. Биредә Chevrolet автомобиле агачка бәрелә һәм аңа ут каба.

Машинада җиде яшүсмер булган. Аларның алтысы һәлак, берсе авыр хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар