Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авариядә һәлак булган алты кеше арасында бала да бар - видео

news_top_970_100
Татарстанда авариядә һәлак булган алты кеше арасында бала да бар - видео
шаһитлар

Бүген Татарстанның Чистай районында «Лада Ларгус» машинасы йөк автомобиле белән кара-каршы бәрелешә. Якынча белешмә буенча, фаҗигадә алты кеше һәлак була. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Авария урынында төшерелгән видеода шаһитларның ут капкан машинаны сүндерергә маташуы күренә.

Авария Казан-Оренбург юлының 135 нче километрында була. Бәрелешкәч Iveco йөк машинасы һәм «Лада Ларгус» автомобиленә ут каба. Шаһитлар йөк машинасының "Почта России" оешмасыныкы булуын әйтә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, якынча белешмәгә караганда, җиңел машина каршы як полосага килеп чыга һәм фурага бәрелә.

"Лада Ларгус" йөртүчесе, аның биш пассажиры урында ук үлә. Тагын бер пассажир имгәнә. 

Урынга Татарстан ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов бара. 

Соңрак ачыкланганча, авариядә исән калган 21 яшьлек егетне алыр өчен урынга санавиация вертолеты бара.

Һәлак булган алты кеше арасында бер бала да бар.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.  Алты кеше җиңел машина эчендә янып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Алексей Матренинга сылтама белән яза.

Тикшерү ачыклаганча, "Лада Ларгус" пассажирлар ташу буенча түләүле хезмәт күрсәткән. Алар иминлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән.

ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, йөк машинасындагы кешеләр яна торган җиңел машинадан бер пассажирны тартып чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100