Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда алма җыярга баручы 6 яшьлек баланы бәрдереп үтергән егет урында елап җибәргән

Малай әлеге урында еш кына алма җыя торган булган. Бу юлы да бала алмагач янына чапкандыр, дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Татарстанда алма җыярга баручы 6 яшьлек баланы бәрдереп үтергән егет урында елап җибәргән
9 августта кичке алты тирәсендә Түбән Камада "Мерседес" автомобиле юл аша чыгып баручы 6 яшьлек малайны бәрдергән. Бала урында ук үлгән. Машина йөртүче егет исә шунда ук елап җибәргән. Бу турыда НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында килеп чыккан. "Мерседес" руле артында 24 яшьлек егет утырган булган. Шаһитлар сүзе буенча, бу машина зур тизлектә килгән. Малай исә юлны җәяүлеләр йөри торган урыннан читтән чыгып барган. Тормозлау юлы 1 метр чамасы булган.

Машина йөртүче фаҗигане булдырмый калырга тырышкандыр, мөгаен. Ул юл кырыена борылган. Тик малай барыбер тәгәрмәч астына эләккән. Ул урында ук һәлак булган.

Бала белән олылар булмаган. Ул үзе генә урамда йөргән. Фаҗига вакытында баланың ата-анасы өйдә булган. Алар белән полиция инспекторлары сөйләшкән, диелгән телеканал хәбәрендә.

Шаһитлар сүзе буенча, бу бала әлеге урында еш кына алма җыйган. Бу юлы да алмагач янына баруы булгандыр, дип фаразлыйлар.

Баланы бәрдереп үтергәннән соң, юлда җәяүлеләр чыга торган зебра ясап куйганнар.

"Мерседес" руле артындагы егетнең биш еллык йөртү стажы бар. Фаҗигадан соң ул күз яшьләрен тыя алмаган. Хәзерге вакытта фаҗиганең ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый. Бала чыннан да берүзе генә булганмы, машина йөртүченең гаебе ни дәрәҗәдә икәнен алар билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100