Чистайда яшәүче ир-ат танышы җибәргән сылтамага баскан һәм 11 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. 59 яшьлек ир-атка мессенджерда «фотоны ачып кара, ул үлгән» дигән хәбәр килгән. Ул, кызыксынып, шундук сылтамага баскан, ләкин сурәт ачылмаган. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итә.
Икенче көнне ир-ат, акча күчерер өчен, банк кушымтасындагы шәхси кабинетына кергән һәм картасы блокировкаланган булуын ачыклаган. Ул, аптырап, «кайнар линия»гә шалтыраткан. Ир-атка счетыннан санкцияләнмәгән 3 операция башкарылган һәм акчалары микрофинанс оешмасына күчерелгән булуы турында хәбәр иткәннәр. Ул барлыгы 11 553 сум акчасын югалткан.
Әлеге факт нигезендә җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта җинаятькә катнашы булган кешеләрне ачыклау һәм акчаларны хуҗасына кайтару өчен тикшерү алып барыла.