5 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә. Бу хакта респбликаның Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Көндез секундына 15-18 метр, Казанда секундына 15 метрга кадәр көчле җил, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә.