news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда актив студентларга 11 мең сумга кадәр транспорт гранты бирәләр

news_top

Татарстанда актив студентлар 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

«Студентлар өчен транспорт грантына бюджет нигезендә генә түгел, түләүле бүлектә укучылар да гариза бирә ала», — дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, грантка гаризалар кабул итү ноябрьдә башланачак. Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 5,7 мең студент сайлап алыначак.

Грантка югары уку йортлары студентлары да, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар да гариза бирә ала. Моның өчен Студентлар лигасы сайтында мөрәҗәгать калдырырга кирәк.

  • Транспорт гранты – Татарстан студентларына юл чыгымнарын каплау өчен бирелә торган финанс ярдәме. Ул укуын фәнни эшчәнлек, иҗат яки спорттагы уңышлар белән бергә алып баручы, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ студентлар өчен булдырылган. Җиңүчеләр грантны семестр дәвамында ай саен түләнә торган акча рәвешендә ала, диелгән Студентлар лигасы сайтында.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар