Татарстанда акчарлаклар саны берничә тапкыр арткан
Элек бер комлык кына булса, хәзер өч комлык та акчарлак балалары белән тулган.

«Түбән Кама» паркы белгече Ринур Бекмансуров Куйбышев сусаклагычында акчарлаклар саны артуын әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
2015 елда оя кора торган 340-500 пар булган.
«Алты ел узды. Киләчәктә биредә табигый һәйкәл ясау максаты белән, мин кабат бу колонияне тикшердем», — ди ул.
Аларның саны шактый артты. Элек бер комлык кына булса, хәзер өч комлык та акчарлак балалары белән тулган. Карап торышка аларның саны кимендә ике, бәлки өч тапкырга арткан, дип яза белгеч социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Чаллыда да бу кошларның артуын ачыклаганнар. Биолог Владимир Товма шул хакта әйткән. Бу аларның якын-тирәдә оя коруына бәйле булса кирәк, дигән ул.