Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җәй: этнофестивальләр, ачык һавада кино һәм ишегалларында бәйрәмнәр

Җәй дәвамында һәр ял көннәрендә республикада масштаблы чаралар узачак.

news_top_970_100
Татарстанда җәй: этнофестивальләр, ачык һавада кино һәм ишегалларында бәйрәмнәр
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бу җәйдә республикада күп кенә зур чаралар уздыру планлаштырыла. «Татарстанда җәй» программасы җәй көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыру мөмкинлеген бирә. Кайда, ниләр булачагын «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

2026 елга төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тәмамланырга берничә көн калды

Матбугат конференциясенең модераторы буларак «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина чыгыш ясады. Ул, җәй дәвамында республика халкы һәм кунаклары паркларга, скверларга һәм башка җәмәгать урыннарына килә ала, дип сөйләде.

«2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү тәмамланып килә. Без аны беренче ел гына уздырмыйбыз, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә», – ди ул.

12 июньгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 32 парк, сквер һәм башка ял итү зоналарының берсе өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында үткәрелә. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Катнашучылар җәмәгать киңлекләрен сайлаудан тыш, яңа ясалган зоналар турында фикер калдыра һәм шәһәр мохитенә кагылышлы сорауларга җавап бирә алалар.

Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, җәй дәвамында республика халкы һәм кунаклары паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать киңлекләрендә ял итә ала.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасына кертү өчен, 200 ишегалды территориясе сайлап алыначак.

2025 елга 464 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган, шул ук вакытта асфальт-бетон өслекнең гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Инде гамәлгә ашырылган этаплар белән бергә «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган 6 ел эчендә Казанда 2742 йорт яны территориясе яңартылачак. Яңа өслекнең мәйданы якынча 3,6 млн квадрат метр тәшкил итәчәк.

Казанда 2025 елда төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шуларның 3се «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына карый. Шәһәрнең төп иҗтимагый киңлекләре яңартылачак: Камал театрының яңа бинасы янындагы территория, Казансу елгасындагы Нерукотворный Образ Спасителя хөрмәтенә куелган гыйбадәтханә-һәйкәл янындагы яр буе зонасы, «Яшьлек» скверы, шулай ук Җиңү паркы. Моннан тыш, эшләр Серов урамында, Зур һәм Кече Акчарлак күлләре янында һәм Миславский урамындагы скверда башкарылачак.

Дамир Натфуллин: «Татарстанда республикада яшәүче халыкларның мәдәниятенә аерым игътибар бирелә. Бу – безнең җитди җаваплылыгыбыз һәм горурлыгыбыз».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Җәйнең һәр ялы бәйрәмнәр белән тулачак»

1 июньдә старт алган «Татарстанда җәй» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Ул җәй буе дәвам итәчәк һәм сентябрьнең дә бер өлешен колачлаячак.

Спорт турнирларыннан һәм концертлардан алып күргәзмәләргә, ишегалды бәйрәмнәренә, күршеләр фестивале һәм гаилә чараларына кадәр бай программа планлаштырыла.

Җәй көне мәдәни чараларга зур игътибар биреләчәк. Һәр ял саен диярлек республиканың төрле районнарында милли бәйрәмнәр яки этнофестивальләр узачак, дип сөйләде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Милли бәйрәмнәр яки этнофестивальләр җәйнең беренче атнасыннан алып август ахырына кадәр барлык ял көннәрендә булачак. Моннан тыш, «Кино плюс парк» проекты гамәлгә ашырылачак. Төгәл даталар әлегә билгесез, әмма Казанда, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Азнакайда, Чаллыда, Зәй һәм Сарманда ачык һавада татар телендә Татарстан кинолары күрсәтеләчәк. Режиссерлар яки төп рольләрне башкаручылар белән очрашулар булачак», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда җәй көне була торган милли бәйрәмнәр һәм урыннар:

  • 12 июнь, Бөгелмә районы – «Бугульма ремесленная» традицион һөнәрләрнең V төбәкара фестивале
  • 15 июнь, Тәтеш районы – «Валда Шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме
  • 21 июнь, Казан – «Сабан туе» татар халык бәйрәме
  • 28 июнь, Югары Ослан районы – «Играй, гармонь в Соболевском!» халык иҗаты фестивале
  • 28 июнь, Ютазы районы – «Кымыз бәйрәме» төбәкара фестивале
  • 28 июнь, Балтач районы – «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәме
  • 29 июнь, Нурлат районы – «Гырон быдтон» республика удмурт халкы бәйрәме
  • Июль – август, Балтач районы – «Шошма моңнары» район этномәдәни фестивале
  • 5 июль, Яшел Үзән районы – «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме
  • 12 июль, Азнакай районы – «Чатыр тауда җыен» төрки халыкларның милләтара халык иҗаты фестивале
  • 12 июль, Чүпрәле районы – «Троицкие напевы» IX төбәкара православие һәм дини җырлар фестивале
  • 12-13 июль, Яңа Чишмә районы – «Слободское кольцо» VII халык җыры һәм хезмәт традицияләре фестивале
  • 19 июль, Питрәч районы – «Скорлупино» бөтенроссия фестивале
  • 19 июль, Мамадыш районы – «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме
  • 31 июль – 3 август, Алабуга районы – XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе, XVIII Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале
  • 16 август, Чүпрәле районы – «Мочалеевские чтения» район традицион дини җыены
  • 19 август, Кама Тамагы районы – «Яблочный Спас в Красновидово» музей-фольклор бәйрәме
  • 22 август, Арча районы – «Арча читеге» район этнофестивале
  • 23 август, Балык Бистәсе районы – «Бистә шәле» III Республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале
  • 29 август, Апас районы – «Гармун моңы – йөрәк җыры» халык уен коралларында уйнаучылар фестивале
  • 29 август, Казан – «УенФест» халык традицион уеннары фестиваль-конкурсы
  • 30 август, Кама Тамагы районы – «Идел-Кама» балык тоту чемпионаты һәм «Кама ухасы» уха пешерүчеләр фестивале

«Татарстанда республикада яшәүче халыкларның мәдәниятенә аерым игътибар бирелә. Бу – безнең җитди җаваплылыгыбыз һәм горурлыгыбыз», – ди Натфуллин.

Космос белән танышырга, страусларны ашатырга һәм елга буйлап сәяхәт итәргә

Татарстандагы туристлык нокталары да эшләрен дәвам итә. Тәтеш, Кукмара, Кама Тамагы һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнары бик популяр, дип өстәде туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Сергей Иванов: «Һәр ял саен кызыклы, тәмле һәм мавыктыргыч яңа урыннарга барырга мөмкин».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда ял итү вариантлары бик күп. Машина белән барырга, йөзәргә, җәяү йөрергә мөмкин. Әйтелгән барлык милли бәйрәмнәр һәр муниципаль районда булган туризм объектлары белән тулыландырыла. Җәй көне һәрвакыт яңа урыннарда буласы, ризыкларын татып карыйсы, коенасы һәм кызыклы урыннарны күрәсе килә. Татарстан – бу яктан уникаль төбәк. Һәр ял саен кызыклы, тәмле һәм мавыктыргыч яңа урыннарга барырга мөмкин, – дип сөйләде ул.

Иванов Татарстанның төрле районнарындагы кайбер кызыклы урыннар турында әйтеп узды.

«Энгельгардт исемендәге обсерватория ЮНЕСКОның Татарстандагы дүртенче объекты булды. Уникаль урын. Аңа 100 елдан артык, анда борынгы телескоплар урнаштырылган, заманча бина да төзелде. Чираттагы нокта – Арча районындагы «Могҗизалар урманы». Балалар өчен искиткеч интерактив программалар әзерләнгән. Анда сөйләшә торган аждаһалар, Убырлы карчык, Кыш бабайны күрергә мөмкин. Анда барлык уңайлыклар булдырылган», – ди Иванов.

Алексеевск һәм Биектау районнарында тәвә кошы фермалары эшли, аларны кулдан ашатып була.

Алексеевск һәм Биектау районнарында тәвә кошы фермалары эшли.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Тәвә кошларын һәм башка хайваннарны ашата торган искиткеч фермалар бар. Балалар өчен бу – бик кызык», – ди Иванов.

Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында һава шарларында очып була. Моннан тыш, табигатьтә уңайлы ял итү мөмкинлеге бирә торган 50дән артык глэмпинг эшли.

Татарстанда пляжларга һәм елга буйлап сәяхәтләргә ихтыяҗ аеруча зур, алар соңгы елларда зур ярдәм алды һәм актив үсеш ала.

Татарстанда пляжларга һәм елга буйлап сәяхәтләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татарстан – ул елга сәяхәтләре, Зөягә, Болгарга, Иделнең уң ярына барырга мөмкин. Казаннан төбәк судноларында Түбән Новгородка, Чабаксарга һәм башка шәһәрләргә барырга була», – дип аңлатты Иванов.

Туристлык активлыгы турындагы барлык мәгълүмат Visit Tatarstan сайтында һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында урнаштырылган.

Ишегалларында бәйрәмнәр

Еракка чыгып китәргә теләмәүчеләр өчен республика ишегалларында «Күрше фест» фестиваль-конкурсы ярдәмендә бәйрәмнәр узачак. Теләге булган һәркем чараны уздыруга гариза бирә ала. 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин, диде «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова.

Арина Петрова «Күрше фест» фестиваль-конкурсының шартлары турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хәзер конкурс кампаниясе бара. Гомуми бюджет – 20 млн сум, без аны җиңүчеләр арасында бүләчәкбез. Шунысы мөһим, анда физик затлар һәм үзмәшгульләр, ягъни күршеләре өчен бәйрәм оештырырга теләгән гади халык катнаша ала», – дип аңлатты ул.

Гаризаны 15 июньгә кадәр бирергә мөмкин, шуннан соң аларны экспертларга җибәрәчәкләр. Җиңүчеләрне 1 июльдә игълан итәчәкләр. 12 июльдән бәйрәмнәр башланачак.

«Без барлык чараларны, һәр кеше белеп торсын өчен, «Татарстанда җәй» программасы афишасында билгеләячәкбез», – диде Петрова.

Инде 200дән артык гариза килгән. Бәйрәмнәр «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларында гына уздырылмый. Бу – теләсә кайсы йортның йорт яны территориясе булырга мөмкин.

«Күрше фест» ишегалды чаралары проектына май башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.

Конкурска йортта яшәүчеләр ишегалдында уздырырга теләгән чараларны тәкъдим итә ала. Бу – концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, чәй эчү, бакчачылар бәйрәмнәре, йога дәресләре, шахмат турнирлары, арт-киңлекләр булдыру һәм башкалар булырга мөмкин.

Чыганак: «Татар-информ», Арсений Кәримов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100