Татарстанда 24-31 август аралыгында АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бер атна эчендә АИ-92 бензинының бәясе 0,8 процентка арткан һәм литры 68,11 сумга җиткән. Дизель ягулыгы 0,7 процентка кыйммәтләнгән, аның бер литры 80,81 сум тора.
Әлеге чорда АИ-95 һәм АИ-98 бензиннарының бәясе үзгәрмәгән. АИ-95 бер литры элеккечә 73,81 сум, АИ-98 бензины 98,07 сум булган.
2026 ел башыннан Татарстанда иң нык АИ-95 бензины кыйммәтләнгән. 2025 елның декабре белән чагыштырганда, аның бәясе 16,95 процентка арткан.
Ел башыннан АИ-92 бензины 16,48 процентка, АИ-98 — 13,75 процентка кыйммәтләнгән. Дизель ягулыгының бәясе 11,62 процентка арткан, дип яза «Татар-информ».