news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда агулы тарантул табылган - фото

Кызыл китапка кертелгән бөҗәкне Нурлат районында очратканнар.

news_top
Татарстанда агулы тарантул табылган - фото
https://www.instagram.com/gkbiort

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән көньяк рус тарантулы Нурлат районында очраган. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының инстаграмдагы сәхифәсендә шул турыда хәбәр ителә.

Фотода сурәтләнгән бөҗәк кеше кулында шактый зур булып күренеп тора. Ул кулга ныклап ябышкан.

«Тарантул — агулы бөҗәк. Ул тешләгән урын бик авырта һәм шешә. Сак булыгыз», диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар