Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда адашкан ир-атның машинасын тапканнар, үзен эзләү дәвам итә

37 яшьлек ир-ат туганына шалтыратып, машинасы ватылуын, үзенең адашуын әйткән.

news_top_970_100
Татарстанда адашкан ир-атның машинасын тапканнар, үзен эзләү дәвам итә

Яңа Чишмә районында яшәүче 37 яшьлек Алексей Тимофеев 29 сентябрьдә югалган. Ул иртәнге дүрт тирәсендә Шахмайкино авылыннан чыгып киткән. Алексей Түбән Кама районының Карамалы авылына бара торган булган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Алексейның машинасын трассада тапканнар, үзенең кайда икәнлеге билгесез. Ул туганына шалтыратып, машинасы ватылуын әйткән. Аның тәгәрмәче тишелгән. Алексей абыйсын ярдәмгә чакырган. Үзе каршы килә торуын әйткән.

Соңгы тапкыр бу ир-ат иртәнге өчләр тирәсендә шалтыраткан һәм адашуын әйткән. Алексей юл таба алмаган. Шуннан соң аның белән элемтә дә югалган.

Алексей Тимофеевны Түбән Каманың «След» отряды вәкилләре эзләшә башлаган. Ләкин эзләргә кешеләр җитми. Яңа Чишмә районындагы кырларны карарга квадрокоптерлары булучыларны, планерчыларны чакыралар.

  • Элемтә өчен телефон 8 (917) 933-00-94.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100