Татарстанда адашкан ир-атның машинасын тапканнар, үзен эзләү дәвам итә
37 яшьлек ир-ат туганына шалтыратып, машинасы ватылуын, үзенең адашуын әйткән.
Яңа Чишмә районында яшәүче 37 яшьлек Алексей Тимофеев 29 сентябрьдә югалган. Ул иртәнге дүрт тирәсендә Шахмайкино авылыннан чыгып киткән. Алексей Түбән Кама районының Карамалы авылына бара торган булган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.
Алексейның машинасын трассада тапканнар, үзенең кайда икәнлеге билгесез. Ул туганына шалтыратып, машинасы ватылуын әйткән. Аның тәгәрмәче тишелгән. Алексей абыйсын ярдәмгә чакырган. Үзе каршы килә торуын әйткән.
Соңгы тапкыр бу ир-ат иртәнге өчләр тирәсендә шалтыраткан һәм адашуын әйткән. Алексей юл таба алмаган. Шуннан соң аның белән элемтә дә югалган.
Алексей Тимофеевны Түбән Каманың «След» отряды вәкилләре эзләшә башлаган. Ләкин эзләргә кешеләр җитми. Яңа Чишмә районындагы кырларны карарга квадрокоптерлары булучыларны, планерчыларны чакыралар.
- Элемтә өчен телефон
8 (917) 933-00-94 .