Татарстан Мөслимәләр берлеге җәмгыятьтә ялгызлык проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән «Профессиональ яучылар институты» проектын тормышка ашыра башлавы турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
«Бүген ялгызлык мәсьәләсенең нәтиҗәле хәл ителмәве аңлашыла, аерылышулар саны сакланган никахлар саныннан күбрәк, ә бу өлкәдә эшләүче яхшы белгечләр бик аз. Шуңа күрә проектны бөтен Татарстан Республикасы буенча эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде», – диде Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге башлыгы, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.
Наилә ханым сүзләренә караганда, проектның беренче өлешендә Татарстанның 20 районында абыстайлар арасыннан рәсми яучылар билгеләнгән, алга таба бу тәҗрибәне бөтен республикага тарату көтелә. Киләсе этапта яучылар өчен белем бирү семинарлары үткәреләчәк.