news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 9-10 декабрьдә поляр балкыш һәм көчле магнит давыллары көтелә

news_top
Татарстанда 9-10 декабрьдә поляр балкыш һәм көчле магнит давыллары көтелә
Фото: © Биектау районы матбугат хезмәте

9 һәм 10 декабрьдә уртача һәм көчле интенсивлыктагы (G2-G3 дәрәҗәле) магнит давыллары көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр Академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Бу күренешнең сәбәбе – Кояш-Җир сызыгында кояштагы M8.1 класслы кабынудан соң плазма атылу. Нәтиҗәдә планетага максималь дәрәҗәдә көчле йогынты булачак.

Геомагнит йогынтының иң көчле фазасы 9 декабрьгә көннең икенче яртысына туры килә. Галимнәр әйткәнчә, бу чорда, аяз һава торышы шартлары булган очракта, Россиядә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр поляр балкышлар күзәтә алырга мөмкин.

«Илнең үзәк өлешендә һава торышы болытлы, шуңа күрә бу күренешне күреп булачагына артык өметләнмәскә кирәк. Ләкин берәү дә яхшыга өметләнүне тыймый», – дип билгеләделәр лабораториядә.

Геомагнит давыллары якынча пәнҗешәмбе – 11 декабрьгә кадәр сизеләчәк. Татарстанлыларны, магнит давыллары физик халәткә тәэсир итәргә мөмкин, дип кисәттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар