Татарстанда 80 яшь гаилә милли стильдә туй үткәрү өчен грантлар алган. Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «Уникенче кат» проекты кысаларында биргән әңгәмәсендә ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде.
«Барлыгы 80 гаилә шундый грантны алды. Проект мәгълүмати киңлектә зур яңгыраш тапты, яшьләр җәмәгатьчелеге тарафыннан да, профессиональ мохиттә дә уңай бәяләнде. Башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребез дә әлеге идея белән актив кызыксынды, аны ничек гамәлгә ашырып булуы турында сорадылар», – диде ул.
Кадыйров ассызыклаганча, милли туйлар турында сүз барганда, сүз татар яки рус туйлары турында гына бармый. Татарстан – күпмилләтле республика, шуңа күрә төрле халыкларның милли элементларын куллану хуплана, диелә хәбәрдә.