Татарстанда 7 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханында 200әр балл җыйган

11 сыйныф укучыларының имтихан эшләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 чыгарылыш сыйныф укучысы 2 фән (рус теле һәм химия) буенча 200 балл алган. Аларның исемлеге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында чыкты.
- Жилякова Дарья (Дубровка бистәсендә «КНИТУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ филиалы сәләтле балалар өчен лицей-интернат),
- Мортазина Алиса (Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясе),
- Никишина Елизавета (Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей),
- Овчинникова Милена (Аксубайның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе),
- Сәйфиева Эльнара (Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей),
- Филиппова Софья (Советлар Союзы Герое П. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе),
- Шпак Виолетта («Перспектива» 186 нчы номерлы күппрофильле лицей).