Татарстанда 62 ел бергә яшәгән ир белән хатын ковид-госпитальдә икесе бер көндә үлгән
Мәрхүмә табиб меңнәрчә балага дөньяга килергә ярдәм итә.

Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булган. 62 ел бергә яшәгән ир белән хатын ковид-госпитальдә икесе бер көнне үлеп киткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Анна Никандровна һәм Евгений Петрович шәһәр тормышы өчен бик зур хезмәт иткән шәхесләр. Анна Фирсова Алабуга Үзәк район хастаханәсенең бала тудыру — гинекология бүлеген җитәкли, Алабуганың Мактаулы гражданины була, сәламәтлек саклау өлкәсендә 40 ел хезмәт итә, ул меңнәрчә балага дөньяга килергә ярдәм итә.
Евгений Петрович Прикама нефте төзелешенең башлангычында тора, Алабуга шәһәренә кабат аякка басарга ярдәм итүдә катнаша, диелә.
Алабуга халкы социаль челтәрләрдә Анна Никандровнаны искә ала, кайгы уртаклашалар, бала тапкан хатыннар да, Анна ханым дөньга туарга ярдәм иткән балалар да яза.
Шәһәр халкы Алабуга урамнарының берсенә табиб исемен бирергә тәкъдим итә.