news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 60 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көнне вафат булган

news_top

Татарстанның Зәй районында яшәүче ир белән хатын 60 ел чамасы бергә гомер иткәннәр һәм 9 августта икесе дә вафат булган. Бу турыда «Новости Заинска» хәбәр итте.

75 яшьлек Владимир Васильевич Лобков хастаханәдә үлә. Моңа кадәр берничә сәгать алданрак табиблар аның хатыны Нина Дмитриевна вафат булуын раслый.

Владимир Васильевич өйдә хатыны да үлүен белмичә китә. Аның соңгы сүзләре хәләл җефете исеме – «Нина, Ниночка» булган.

Нина Дмитриевна иреннән бераз гына олырак була, ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Владимир Васильевич эретеп ябыштыручы була. Аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар.

Туганнары һәм якыннары сүзләренчә, алар бик яратышып, тату яшәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар