Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 56 баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

Татарстанда яшәүче ир-ат балигъ булмаган балаларның җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр сериясендә гаепле дип табылган.

news_top_970_100
Татарстанда 56 баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

Бүген Әлмәттә 56 баланы көчләгән 34 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Әлмәт шәһәре прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган, дип хәбәр итә ТР Прокуратураның рәсми сайты.

Суд ирне Россия Федерациясе Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата, зыян күрүченең ярдәмчесез булуыннан файдаланып, җенси характердагы көчләү гамәлләре), 135 нче маддәнең 2 нче часте (14 яше тулмаган затка карата азгын гамәлләр кылу), 134 нче маддәнең 3 часте (16 яше тулмаган үсмерләр белән җенси якынлык кылу), 242 нче маддәнең 2 нче часте (порнографик материалларны законсыз әйләнешкә кертү) буенча гаепле булуын таныган.

Тикшерү һәм суд 2015-2016 елларда ир-атның социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай исеменнән ике уйдырма бит ачканын ачыклаган. Шулар ярдәмендә ир-ат 10-14 яшьлек балалар белән таныша һәм, очрашып, аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылырга керешә. Аның гамәлләреннән Әлмәт, Минзәлә, Бөгелмәдән, барлыгы 56 бала (шуларның 51е – кызлар, 5се – малайлар) зыян күргән. Ир-ат корбаннары белән я гаражда очрашкан, йә аларга кунакка барган. 

Ир-ат үз гаебен таныган, дип хәбәр ителә прокуратура хәбәрендә.

Суд карары белән, ир-атка кырыс режимдагы төзәтү колониясенә 19 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100