Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 500 сыйныф карантинга җибәрелгән

Татарстан мәктәпләрендә ОРВИ тарала. 500 сыйныф карантинга озатылган инде. Ябыла торган класслар саны арта бара. Табиблар билгеләп үткәнчә, вәзгыять киеренке, әмма профилактика чаралары хәлне контрольдә тота.

news_top_970_100
Татарстанда 500 сыйныф карантинга җибәрелгән
Салават Камалетдинов

Хәзерге вакытта кискен респиратор вирус инфекциясенә бәйле карантин чаралары Татарстанның күп кенә уку йортларында күзәтелә. Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә, Биектау, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Тукай районнарындагы мәктәпләрдә тулысы белән карантинга киткән класслар бар. Гадәттә, вирус кергән сыйныф укучылары бер атнага өй режимына җибәрелә.

«Балалар чирләве белән бәйле вазгыятьне көн саен тикшереп торабыз. Бүген ОРВИ һәм грипп аркасында, республикада 500 сыйныф укудан читләштерелде», - дип белдерде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татарстан» дәүләт телерадиокампаниясенә.

Уку йортларында вирус инфекцияләренә каршы чаралар күрелә – һава рециркуляторлары урнаштырылган. Укучыларда грипп билгеләре ачыкланса, аларны кире өйләренә җибәрәләр. Укучыларның да, укытучыларның да мәктәп ишек катында оештырылган «иртәнге фильтр»да тән температурасы тикшерелә. Татарстан мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә гриппка каршы вакцина да кадатырга була. Ул ата-аналар ризалыгы белән генә ясала.

Үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртуның иң нәтиҗәле чарасы – прививка, дип кисәтә белгечләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100