Бүген, 26 июльдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән кыска вакытка 14 метрга кадәр көчәя.
Бик җылы төннән соң (+17дән +23 градуска кадәр) көндез төбәктә һава +31...+36 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +32...+34 градуска кадәр).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу атна ахырына кадәр эссе һава торышы саклана. Республикада һаваның уртача температурасы июльнең өченче декадасында климат нормасыннан дүрт градуска югарырак булачак.
Киләсе атна башында, синоптиклар мәгълүматларына караганда, температура фонының акрынлап түбәнәюе көтелә.