Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстанда 34 градус салкын көтелә» – Салкында машина кабынмаса нишләргә?

news_top_970_100
«Татарстанда 34 градус салкын көтелә» – Салкында машина кабынмаса нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Салкында машина кабынмаса, тәҗрибәсез йөртүчеләргә профессионалларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый очракта двигательне кабыза-кабыза артыгын кыланмау хәерле. Бу турыда автосервислар челтәренең техник тренеры Сергей Пономарев сөйләгән. РЕН ТВ шул хакта яза.

Тәҗрибәсез йөртүчеләргә күршедән ярдәм сорап, машинаны «прикуривать иттереп» карарга сорап була. Ләкин бу очракта да дөрес эш итү кагыйдәләре бар. Машина йөртүче стартерны 2-3 тапкыр кабызып карасын, кабынмаса, туктарга кирәк. Юкса, ягулык цилиндрга һәм майга керә. Аннары машинаны кабызу өчен процедуралар комплексы таләп ителәчәк инде.

Машинаны җылыта торган урынга эвакуатор белән илтергә кирәк. Аны трос белән тарттырып илтү өй янында булса гына рөхсәт ителә. Җылытылмаган машинада хәрәкәт иткәндә, трансмиссия һәм руль идарәсенең гидросистемасына техник сыеклыклар агып чыгуы ихтимал.

Тәҗрибәле автомобильче исә машинаны җайлы гына кабызып җибәрә ала. Ул свечаларны борып ала, киптерә, ягулык бирүне туктатып тора, цилиндрларга һава өрдерә, аккумулятор батареясын зарядкага куеп тора. Машинаны кабызып җибәрер алдыннан цилиндрларга бераз май да сала, диелә хәбәрдә.

  • Киң таралган проблемаларның берсе – ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату, дип язган идек.
  • Автомат коробкалы машинаны «үтерә» торган дүрт хата

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда 5-13 декабрьдә аномаль салкын һава торышы урнашыр, дип көтелә, шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

5 декабрьдә төнлә термометрның терекөмеш баганасы -13, көндез -11 градуска кадәр түбәнәячәк. Чәршәмбе, 6 декабрьдә, төнлә -19, көндез -17 градуска кадәр суыта.

Пәнҗешәмбе, 7 декабрьдә, республикада аз болытлы арктик антициклон урнаша. Якынча фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -29, түбән урыннарда -34 градуска кадәр төшәчәк, көндез -25 градустан да югары күтәрелмәячәк. Аномаль салкын һава торышы көтелә, тәүлеклек уртача температура нормадан 10-20 градус түбәнрәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100