news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 31 пассажир утырган автобус авариягә очраган

Салонда пассажирлар һәм ике йөртүче булган.

news_top
Татарстанда 31 пассажир утырган автобус авариягә очраган
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автобус йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламыйча, каршы як полосага чыккан һәм юл кырыена төшеп киткән.

29 апрельдә иртәнге 7.50 сәгатьтә Казан-Оренбург юлынннан Тольяттидан Казанга таба баручы бу автобуста 31 пассажир һәм ике йөртүче булган.

Авария нәтиҗәсендә беркем дә имгәнмәгән.

ЮХИДИ хезмәте бу очрак буенча тикшерү эшләре башкара, шулардан соң гаепле кешеләр турында нәтиҗә ясалачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар