Татарстанда 28 яшьлек биш балалы хатын өч игезәк тапкан
Малайларга Ибраһим, Сөләйман, Мөхәммәт дип исем кушканнар.
Чаллыда яшәүче 28 яшьлек хатынның 33 атналык көмәнен Кама балалар медицина үзәгендә Кесарев кисеме ясап алганнар. Бу турыда медицина оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Вилнур һәм Эльза Фәйзрахманова гаиләсендә инде биш бала булган. Эльза тагын өч игезәк ир бала тапкач, гаиләдә балалар саны сигезгә җиткән, диелгән әлеге хәбәрдә.