news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә һәм җил басыла

news_top
Татарстанда 25 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә һәм җил басыла
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бүген, 26 сентябрьдә, Татарстанда элек антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил секундына 4-9 метр тизлектә көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә секундына 12 метр тизлектә искән җил көндез тынычлана.

Чагыштырмача җылы төннән соң (7-12 градус) Татарстанда һава көндез +20, +25 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +22, +24 градуска кадәр күтәреләчәк).

Элегрәк «Татар-информ» республикада сентябрь азагына кадәр коры һәм җылы һава торышы саклана, дип хәбәр иткән иде. Татарстанда көзнең беренче ае ахыры климатик нормадан 5 градуска җылырак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар