Татарстанда «Яшь гаиләләргә грантлар» бәйгесенең дүртенче этабына йомгак ясалды – яшь гаиләләрне яклауга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектның җиңүчеләре булган 22 пар бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Яшьләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Татар-информ» белешмәсе буенча, бәйге 8 июльдән – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненнән башлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Һәр җиңүче пар 100 мең сум күләмендә грант ала, аны туй тантанасын тематик форматта оештыру өчен кулланырга мөмкин.

