Бүген, 30 майда, Татарстанда циклон йогынтысында урнашкан дымлы һава торышы саклана, тик температура күтәрелә башлый. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы була. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил көтелә, вакыты белән юнәлеше төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк. Көндез кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәчәк.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы +16, +21 градуска, ә Казанда +17, +19 күтәрелә.