news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 2027 елдан дәүләт хезмәткәрләренең окладын 10 процентка арттыралар

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын 2027 елның 1 гыйнварыннан 10 процентка арттыру турында указны имзалады. Документ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында чыкты.

Указ нигезендә, яңа окладларны исәпләү өчен башкарма хакимиятнең территориаль органнарындагы вазыйфаларның кече төркеменә керүче «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге өченче разрядлы белгечнең вазыйфаи оклады күләме 1,1 тапкырга индексацияләнәчәк. Арттырылганнан соң ул 18 621 сум тәшкил итәчәк.

Указга 2026 елның 10 октябрендә кул куелган һәм ул имзаланган көннән гамәлгә кергән, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар