news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 2026 елда торак бәяләре 10 процентка артырга мөмкин

news_top

Татарстанда 2026 елда торак бәяләре уртача 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев сөйләгән.

«Әлегә 2026 елда торак бәяләренең динамикасын төгәл фаразлап булмый, чөнки киләсе ел өчен кредит сәясәте билгеле түгел. Әмма, кагыйдә буларак, кредит-исәп сәясәтендә зур үзгәрешләр булмаганда да, икенчел һәм беренчел торак, шулай ук торак йортлар һәм җир участоклары ел дәвамында инфляция күләмендә — якынча 10 процентка кыйммәтләнә», — дигән белгеч.

Аның сүзләренчә, төгәлрәк бәя бирү өчен, берничә фактор мөһим: кредитлау шартлары, төзелеш материаллары бәясе, инфляция дәрәҗәсе.

«Торак – ул азык-төлек яки дарулар кебек үк товар. Барысы да Россиядәге гомуми икътисади хәлгә һәм кредит сәясәтенә бәйле булачак. Әгәр дә Үзәк банкның төп ставкасы кими башласа, торакка ихтыяҗ артачак, димәк, бәяләр дә күтәреләчәк», — дигән Садриев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар