Татарстанда 2025 елгы сайлаулар: «Мобиль сайлаучы» һәм өйдә тавыш бирү
700дән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» аша уңайлы участоклар сайлаган.

Тавыш бирү өчен уңайлы участокны ничек сайларга, Дәүләт хезмәтләре порталы аша өйдә тавыш бирү турында гаризаны ничек бирергә һәм Татарстанда сайлау участокларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен нинди шартлар тудырачаклар? Бу сорауларга җавапларны республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльвира Зарипова «Сайлау ноктасы»нда узган брифингта бирде.
Татарстан халкы «Мобиль сайлаучы» сервисыннан актив файдалана башлады
Тавыш бирү өчен уңайлы участокны «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә сайларга мөмкин. Узган ел Татарстанда аннан 32 меңнән артык кеше файдаланган.
«Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалану өчен гариза бирергә мөмкин:
- 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр – Дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәк офисларында, территориаль сайлау комиссияләрендә;
- 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр – участок сайлау комиссияләрендә.
Татарстан Рәисен сайлауда «Мобиль сайлаучы» сервисы республиканың бөтен территориясендә эшләячәк, Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда – 18 нче Мәләкәс сайлау округында гына. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда «Мобиль сайлаучы» каралмаган.
«Мобиль сайлаучы» сервисы аша 712 кеше янәдән беркетелгән. Бу – зур сан. Башка төбәкләрдә саннар: 3 , 7, 20 кеше. Ә бездә – 712. Бу м безнең сайлаучыларның активлыгын күрсәтә», – дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Кондратьев Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогы эшләячәген искәртте. Биредә ТР Рәисен сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Участок Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашачак (3 нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 нче бина). Анда уку, эш, командировка яки гаилә сәбәпләре буенча вакытлыча башкалада булган сайлаучылар тавыш бирә алачак.

Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева
Сайлауларда инвалидлар өчен нинди шартлар тудырылачак
Татарстанда 274 мең инвалид яши. Алар арасында сәламәтлеге белән җитди проблемалары булган 43 меңгә якын кеше бар. Шул исәптән, 20 меңе – инвалид коляскаларында йөри, 4 меңе – протезлар куллана, 11 меңенең ишетү сәләте бозылган, ә 8 меңенең күрү сәләте бозылган.
«Барлык категорияләр өчен һәр сайлау участогында тавыш бирү һәм сайлауларда катнашу хокукын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырыла», – дип хәбәр итте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2025 елгы сайлауларда Татарстанның 1240 участогында киңәйтелгән махсус кабиналар һәм инвалид коляскаларын кулланучы сайлаучылар өчен тагын да түбәнрәк өстәлләр булачак. Татарстанда участокларның 93 проценты, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, биналарның беренче катларында урнашкан.
Барлык сайлау участоклары рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән трафаретлар, шулай ук рус һәм татар телләрендә зурайтылган шрифт белән әзерләнгән мәгълүмати материаллар белән тәэмин ителәчәк.
Ишетү сәләте бозылган сайлаучылар «112» хезмәтенә видеодан шалтыратып, ишарәләр телен белгән тәрҗемәче ярдәменнән файдалана алачак.
Фото: © «Татар-информ»
Өйдә тавыш бирү ничек оештырылган
Көзге сайлаулар вакытында өйдә тавыш бирү турында гаризаны сайлау комиссиясе аша гына түгел, ә дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин.
«Хәзер өйдә тавыш бирү кирәклеге турында бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итеп була. Моны 5 сентябрьдән эшләргә мөмкин», – дип хәбәр итте Кондратьев.
Өйдә тавыш бирү турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша 5 сентябрьдән һәм 13 сентябрьдән дә соңга калмыйча бирергә мөмкин.
4-14 сентябрьдә участок комиссиясенә язмача яисә телдән (телефон аша) мөрәҗәгать итәргә, үтенечне мөстәкыйль рәвештә яисә туганнары, күршеләре, танышлары аша тапшырырга була.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифингта әйтүенчә, сайлаучы авыруы сәбәпле фатирдан яисә йорттан чыга алмаса, ул өйдән тавыш бирә ала.
«Бу очракта без авыруы сәбәпле даими рәвештә ятып торучылар турында сөйлибез», – дип аңлатты министр.
Тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссиясе өйдә тавыш бирү турында гариза биргән сайлаучыга шалтыратачак һәм аңа нинди вакыт аралыгында киләчәген хәбәр итәчәк.
«Өйләрендә тавыш бирүче сайлаучылар янына барган комиссия әгъзаларының барысының да Россия паспортлары бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, өйдә тавыш бирүчеләр янына килүчеләрнең бейджлары бар. Һәр сайлау участогының машинасы бар. Нигездә 14:00 сәгатьтән соң өйдә тавыш бирүне тәэмин итәргә мөмкин», – дип сөйләде Кондратьев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Эльмира Зарипова бары тик өйдә генә тавыш бирә алучыларның туганнарына, күршеләренә һәм танышларына бу хакта Дәүләт хезмәтләре порталы яки сайлау комиссиясе аша хәбәр итәргә ярдәм итүләрен сорады.
«Авыру һәм үз өендә генә торган кеше өчен сайлаулар – ул вакыйга. Бу вакыйга турында сез, журналистлар, телевидениедән сөйлисез. Ул моны күрә һәм, һичшиксез, бу процесста катнашырга тели. Шуңа күрә, әлбәттә, читтә калмагыз, битараф булмагыз», – дип өндәде министр.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия») һәм Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») теркәде, шулай ук теркәлү өчен документларны Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тапшырды.