Татарстанда 2025 елдан башлап илкүләм проектлар буенча 17 мәгариф объекты төзелгән
2025 елдан Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында 17 мәгариф объекты файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының XXV утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Ул искәрткәнчә, узган елдан мәгариф инфраструктурасын үстерү, педагогларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү чаралары яңа илкүләм проектлар: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» һәм «Кадрлар» буенча алып барылачак.
«2025 елда 10 мәгариф объекты файдалануга тапшырылган, быел җиде объект, шул исәптән бер балалар бакчасы, 200дән артык мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалган», – диде Һадиуллин.
Илкүләм проектлар Россиядә Президент Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.