Эпидемиологлар фаразлавынча, Татарстанда дуңгыз гриппы дулкыны башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
«Без чынлыкта 2024–2025 еллардагы эпидемияне көтәбез. Ул H1N1 гриппы, ягъни дуңгыз гриппы аркасында килеп чыккан иде. Авыру бик тиз үсеше, үпкәләрнең ешрак зарарлануы белән аерылып тора һәм, шуңа күрә, пневмониянең авыр формаларына китерә», – диде Лопушов.
Табиблар куркыныч төркеменә керүчеләргә: хроник авырулары булганнарга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм кечкенә балаларга гриппка каршы активрак вакцинацияләнергә киңәш итә.