news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 2 яшьлек баласын кыйнап, салкын мунчага ябып тоткан хатынны хөкем итәләр

Шәмәрдән бистәсендә яшәүче 22 яшьлек хатын икенче бәбиен көтә.

news_top
Татарстанда 2 яшьлек баласын кыйнап, салкын мунчага ябып тоткан хатынны хөкем итәләр
https://pixabay.com

Татарстанның Шәмәрдән бистәсендә 22 яшьлек хатынны баласын җәзалаган өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 22 яшьлек хатын быел апрель һәм май айларында даими рәвештә ике яшьлек улын кыйный, кимсетә. Әни кеше сабыйны еш кына озакка салкын мунчада бикләп тота.

22 яшьлек бу хатын икенче баласын көтә, аның сигез айлык авыры бар. Ул ике яшьлек улын җәзалауда гаебен тулысынча таныган.

Бу хатынга карата «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын башкармау» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Хәзер бу эшне судка җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар