news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 1нче сыйныфка баручыларга халыклар традицияләре турында китап бүләк итәчәкләр

news_top

Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» дип аталган китап бүләк итәчәкләр. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, китапның тиражын чыгару өчен республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «ТНВ – Яңа гасыр» хәбәр итә.

Китап ике телдә — татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапта республикада яшәүче халыкларның – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм мордваларның гореф-гадәтләре, традицияләре, телләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.

Укучылар бу халыкларның мәдәнияте белән интерактив элементлар ярдәмендә таныша алачак: QR-кодлар аша Россия гимнын тыңларга, әкиятләр укырга һәм Идел батырлары турында мультфильмнар карарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар