Татарстанда 18 яшьлек исерек йөртүче китереп чыгарган авариядә 16 яшьлек кыз һәлак булган
Бүген төнлә Татарстанның Яшел Үзән районында Татар Әҗиле – Мамадыш-Әкил юлының 4 километрында юл-транспорт фаҗигасендә 16 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта Дәүләт автомобиль инспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Renault Logan автомобиленең 18 яшьлек йөртүчесе исерек була. Югары тизлектә хәрәкәт итеп, ул идарәне югалта – автомобиль әйләнеп, түбәсенә каплана. Фаҗигадә 16 яшьлек пассажир кыз урында ук һәлак була. 2012 һәм 2009 елгы ике пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.
«Татар-информ»га билгеле булганча, шоферның машина йөртү таныклыгы булмаган. Фаҗига урынына Яшел Үзән прокуроры вазифаларын башкаручы Марс Ибәтов килгән. Тикшерү барышын күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган.