Татарстанда +18 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге алдагы өч көнгә республикада һава торышы турында мәгълүмат бирде.
![Татарстанда +18 градуска кадәр җылыта](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/4/8/08864307b63d04e351e3e3c5dbb04ed71b49fad12e1c11af0657bfa02080.jpg)
Иртәгә, 9 апрельдә, аязучан-болытлы һава көтелә. Явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә температура -4...+1 градус булачак. Көндез температура +6...+11 градус булыр дип көтелә.Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана.
10 апрельдә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, томан булыр дип фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми. Җил иртән һәм көндез урыны белән 16 м/с тизлек белән исәчәк. Төнлә температура 0 дән +5 градуска кадәр булачак. Көндез һава +10...+15 градуска кадәр күтәреләчәк, көнбатыш районнарда +18 градус булыр дип фаразлана.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/7f39fbadf892a17e98c79c3efb3459b4cbc644b4e2cb0ab4bbf8d34552df.jpg)
11 апрельдә алмашынучан-болытлы һава булачак. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Җил урыны белән 15 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +1...+5 градус булыр дип фаразлана. Көндез +3...+8 градус җылылык көтелә.