news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 17 яшьлек үсмер әбисен вәхшиләрчә кыйнаган да урманда карга күмеп калдырган

news_top

Лаеш районының Державино авылында 17 яшьлек үсмер әбисен вәхшиләрчә үтергән дә урманга качкан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаять 18 февральдә була. Егетнең психиатрда дәваланган булуы билгеле. Ул әбисенә һөҗүм итә, аяклары белән типкәләп кыйный, буып үтерергә маташа. Әби аңың югалтып егылгач, малай аны чанага салып, урманга алып китә. Әбинең гәүдәсен кар астына күмеп калдыра. Ул шунда үлә.

Малай урманда качып ята, ләкин 19 февральдә өйгә кайта. Биредә аны тоткарлыйлар. Ул гаебен таныган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар