Татарстанда 16 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр
Татарстанда 16 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр
Татарстанда 16 яшьлек яшүсмер малайны үтергәннәр. Ул дустының әнисен якламакчы булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
15 мартта Бөгелмә үзәк хастаханәсенә 16 яшьлек ике малайны китерәләр. Алар пычак белән яраланган була. Малайларның берсе хастаханәдә җан бирә.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, мәрхүм үсмер дустының өенә килә. Малайлар икесе бер бүлмәдә була. Күрше бүлмәдә хуҗа малайның әнисе һәм аның иптәше табын корып утыра. Бер мизгелдә ир белән хатын сугыша башлый.
Яшүсмерләрне хастаханәгә китерәләр. 51 яшьлек