Бүген 15:00 сәгатькә Татарстанда сайлауга килүчеләр саны бөтен сайлаучыларның 51,7 процентын тәшкил итте. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 15:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның гомуми саныннан 51,7 проценты тавыш биргән, диелә хәбәрдә.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда 4 кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).