Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 140 аю яши. Ерткыч җәнлек булган урманнар исемлеге

Республикада барысы 193 тыюлык, милли парк һәм башка аеруча саклана торган табигый территорияләр бар.

news_top_970_100
Татарстанда 140 аю яши. Ерткыч җәнлек булган урманнар исемлеге
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

Тыюлык һәм милли парклар сирәк очрый торган үсемлек һәм хайван төрләренең ареалын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән «Кызыл китап»тагы төрләрне дә. Бу хакта «Казанские ведомости»да Дамирә Хәйруллина яза.

«Вакыты – 2023 ел һәм перспектива», – дип билгеләп үтте Татарстанда аеруча саклана торган 6 яңа табигый территория булдыру өчен кирәкле вакытны Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков. Бу чара, экспертлар фикеренчә, сирәк очрый торган үсемлек, хайван, гөмбә һәм хәтта бөтен территорияләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанның барлык мәйданының 7 проценты кагылгысыз табигый фонд булып санала. Тыюлык, милли парк һәм башка аеруча саклана торган табигый территорияләр — алар барысы 193 – республиканың 465 мең гектардан артыгын билиләр. 5 ел элек алар 20 процентка кимрәк булган.

Республиканың 2 дистәгә якын районы сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре өчен яшәү урыны булып тора. «Кызыл китап»ка кертелгән, элек төбәктә очраганы булмаган төрләргә дә шунда тап булганнар.

«Байбаклар колониясенең кискен кимүен күзәтәбез»

Татарстанда аеруча саклана торган 6 яңа табигый территориянең барлыкка килүе кайбер хайван төрләренең популяциясе үсешенә китерер, дип өметләнәләр. Биологларны аеруча борчый торган байбакларга (сурок) килгәндә, алар өчен Азнакай районы табигый территориясенең бер өлеше биреләчәк.

«Азнакай районында байбаклар колониясе санының кискен кимүен күзәтәбез. Әлеге территориядә бу төрне саклап калу мөмкинлеген өйрәнәбез», – дип сөйләде тематик брифингта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы Федор Батков. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлыгы аеруча саклана торган 6 яңа табигый территория булдыру планлаштырыла.

Аеруча саклана торган территориянең икенчесе Минзәлә районында барлыкка киләчәк, аның урман массивы «Кызыл китап»ка кертелгән мүккә бик бай. Монда «Шифа» табигый территориясе булыр, дип көтелә.

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында «Акчарлаклар колониясе» барлыкка киләчәк, шулай ук Алексеевск районында «Юеш Көрнәле» табигый территориясе булачак — ул челән һәм сазлык-болыннарда яшәүче кошлар оя корачак сазлык-болын комплексы.

Татарстанда аеруча саклана торган алты яңа табигый территория булдырылачак.

Чистай районында акчарлакларга оя кору урыны әзерлиләр, ул нәкъ шул исемдәге табигый яңа территория булачак, ә Апас районында «Торфлы сазлык» саклауга алына – Батков сүзләренә караганда, бу территория Татарстан өчен уникаль.

«Аларны сакларга кирәк», — диде ул.

Шул ук вакытта, аеруча саклана торган табигый территорияләр Татарстанның 465 мең гектарын биләп тора. Бу республика мәйданының якынча 7 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә Татарстан ел саен өскә күтәрелә. Идел буе федераль округы буенча без хәзер Удмуртиядән кала 3 урында, аеруча саклана торган табигый территорияләр аның мәйданнарының 9,5 процентын били.

2018 елдан Татарстанның мондый территорияләре мәйданы 20 процентка үскән. Шулай да Татарстанның «Кызыл китабы»нда сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбәләр исемлеге 15 төргә арткан. Батков сүзләренчә, китапка алар барысы да нибары 3 ел эчендә кертелгән.

Татарстанның «Кызыл китабы»нда сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбәләр исемлеге 3 ел эчендә 15 төргә арткан.

Фото: © Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

Шул ук вакытта, республиканың 17 районында сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләренең яңа яшәү урыннары ачыкланган. Шунда ук моңарчы төбәктә күренгәне булмаган «Кызыл китап»ныкыларны да очратканнар.

Шуның белән бергә белгечләр көрән аюны Татарстанның «Кызыл китабы»ннан чыгару мөмкинлеген карый. Миграцияне исәпкә алганда, популяция саны 140ка җитә. Хәер, «Кызыл китап» исемлегеннән чыгару көрән аюларны ату хокукын бирмәячәк.

«Аңлашыла да, бу төрнең саны һәм тыгызлыгы ау ачарга мөмкинлек бирми», – дип билгеләп үтте Батков. Аның сүзләренә караганда, урман хуҗаларын инде Татарстанның Саба, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча һәм Биектау районнары территориясендә очратырга мөмкин икән.

«Әле менә бүген, Тәтештә көрән аю эзләре тапканнар, дигән мәгълүмат килеп иреште», — дип ышандырды ул.

Татарстанның «Кызыл китабы»н яңадан бастырып чыгаралар

Спикер искәртүенчә, киләсе елда Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетына «Кызыл китап»ны яңадан бастырып чыгарырга туры киләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда 631 сирәк һәм юкка чыгу куркынычы булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төре саклануда. Бу — 226 хайван, 318 үсемлек һәм 87 гөмбә дигән сүз.

Татарстандагы барлык «Кызыл китап»ка кертелгән төрләргә ел әйләнәсе мониторинг алып барыла. Ул фиксацияләү һәм аларны очрашулар карточкасына кертү формасында үтә. Батков сүзләренчә, мондый мониторингта теләгән һәркем катнаша ала.

«Алынган мәгълүмат яңа яшәү урыннарын билгеләргә һәм аларны саклау буенча оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк», — диде ул, соңгы 5 елда тутырылган карточкалар саны 230 процентка артуын билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100