Татарстанда 14 яшьлек үсмер, мотоцикл сатып алу өчен, таксига утырып, өеннән качып киткән
Казанның «Юдино» полиция бүлегенә 14 яшьлек үсмернең югалуы турында хәбәр итәләр. Ачыкланганча, малай әти-әнисен кисәтмичә, үзе такси чакыртып, өйдән чыгып киткән. Малай мотоцикл сатып алырга теләгән. Бу хакта «Челнинские известия» сайты яза.
Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган баланың кайда булуын тиз ачыклый. Үсмер исән-сау килеш табыла, аңа карата бернинди хокуксыз гамәлләр дә кылынмаган. Аны әти-әнисенә тапшырганнар, дип хәбәр итә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы.